Пушкин үзе дә бар иде
Ничәмә-ничә буын яратып укыган әкият геройлары кунаклар алдында моңарчы күрелмәгән илләр, диңгез һәм утрауларны “ачты”.
Мөслимдәге Пушкин скверында рус язучысы А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга һәм Рус теле көненә багышланган чара узды. Район мәктәпләре укытучылары һәм укучылары әзерләгән концерт-күңел ачу программасы бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган иде. Ничәмә-ничә буын яратып укыган әкият геройлары кунаклар алдында моңарчы күрелмәгән илләр, диңгез һәм утрауларны “ачты”. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен генә түгел, Пушкинга багышлап язылган шигырьләрне дә укыды. Биючеләр һәм театраллар Пушкинның танылган әкият геройлары булып киенгән иде. Чара барышында сквер территориясендә төрле интерактив мәйданчыклар, язучы иҗатына багышланган рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе эшләде. Бу көнне скверда сөйгәне белән һава сулап йөргән Пушкинны да очратырга мөмкин иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев