Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Психолог баласызлык турында: «Дусты бала табуын, күрше балага узуын күреп, агрессия җыя»

Кыз бала ничек итеп балачагында ук үз аңына «бала тапмаска» дигән команда бирә ала?

Никахлашмыйча яшәү балага уза алмауга йогынты ясый аламы? Экспертлар фикеренчә, хатын-кыз үзенең уйлары белән репродуктив функциясен сүндерергә сәләтле. Бу ничек була һәм булган очракта нишләргә? Әлеге сорауларга психолог һәм медицина фәннәре докторы җавап бирә.

«Җир шарындагы һәр алтынчы кеше баласызлык проблемасы белән очраша»

Дөнья статистикасы мәгълүматларына күз салсак, 17,5 процент ир-ат һәм хатын-кыз, яки планетаның һәр алтынчы кешесе, баласызлык проблемасы белән очраша. Заманча фән бу проблеманы хәл итүнең күп төрле ысулларын уйлап тапкан. Медицина практикасында ЭКО, ИКСИ һәм башка бик күп методлар кулланалар, ләкин болар һәрвакытта да ярдәм итми.

Әгәр дә пар тулысынча сәламәт икән, экспертлар тәҗрибәсеннән чыгып әйткәнчә, проблема «башта» яшеренергә мөмкин.

Психолог, Перинаталь белгечләр ассоциациясе һәм Россия психологлар һәм психотерапевтлар берлеге әгъзасы Алия Сәлахова үз методикалары һәм балага уза алмауның психосоматик сәбәпләре турында күп китаплар язган. Ләкин аның күп санлы казанышлары арасында иң мөһиме – ана булу. Алия үзе – 5 бала анасы!

«Баласызлык мәсьәләләре белән мин сәламәт бала табу темасын өйрәнергә керешкәч шөгыльләнә башладым. 18 ел элек беренче баламны табу җиңел булмады, сәламәтлегем, психикам какшады, ирем белән аерылыштым. 6 елдан соң инде икенче никахта бала табарга әзерләнә башлагач, бу катлаулы процессны ничек җиңеләйтергә икән, дип кызыксына башладым», – дип сөйли Алия.

Ул бала табу турында мәгълүматлар өйрәнә башлый, үз блогын алып бара, еш кына авырлы хатын-кызлар аннан киңәшләр сорый башлый. Ул вакытта Алия маркетинг белән шөгыльләнә, югары уку йортында укыта, ләкин, башкаларга ярдәм итү өчен, дәресләреннән баш тарта. Әкренләп аңа бала табу турында гына түгел, баласызлык турында да сораулар бирә башлыйлар.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/psixolog-balasyzlyk-turynda-dusty-bala-tabuyn-kurse-balaga-uzuyn-kurep-agressiya-yya-5873880

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев