Психолог балаларга йомгаклау имтиханнарына әзерләнергә ярдәм итү өчен киңәшләр бирде
Бу хакта гаилә һәм яшүсмерләр психологы Анна Антонец сөйләде
Белгеч «Крым 24» каналына биргән интервьда һәр 45 минут саен укуны туктатып торырга һәм 15 минут гимнастика ясап алырга киңәш итте. Интеллектуаль йөкләнешне физик күнегүләр белән чиратлаштыру баш миенә мәгълүматны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте Антонец.
Моннан тыш, психолог ата-аналарга балаларына психологик ярдәм күрсәтергә киңәш итә. Бу үсмерләрнең стресс дәрәҗәсен киметергә булышачак.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев