Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Проектларда катнашыйк!

Яшьләргә төрле яклап үсү, үзене күрсәтә белү, иркеләп иҗат итү, сәләтеңне барлау өчен менә дигән чара.

18 декабрь көнне Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында “Әдәби марафон” һәм “Белем җәүһәрләре” бәйгесен җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге чарада районыбызның бер төркем финалистлары катнашты.
21 көндә әдәби әсәрләр укып социаль челтәрләрдәге сәхиләрдә алардан кызыклы өзекләр куеп барган һәр катнашучыга финалист дипломы, бүләкләр тапшырылды. “Күңел түреннән” исемле I Россиякүләм иҗади конкурсы нәтиҗәләре дә әлеге чарада билгеле булды. Мөслим лицееның 4б сыйныфы укучысы Регина Шәймөхәмәтова 6-12 яшьлек укучылар арасында “Танылган шагыйрьнең лирик әсәрен иң яхшы башкаручы” номинациясендә 2 урынга лаек булды һәм сәхнәдән чыгыш ясады.
- Очрашуга танылган язучылар, артистлар да чакырылган иде. Алар белән якыннан аралашып, автографлар алдык, истәлеккә фотога төштек. Фикердәшләр белән танышу җае да булды. Яңа дуслар таптык.
Чара вакытында Әлмәт шәһәреннән Гөлия Нәбиулла кызы Замалеева (Габидуллина) "Әлмәт җырлый" исемле Әлмәт турындагы җырлар китапларын Мөслим районы делегациясенә бүләк итте.
- Алар безнен Туган якны өйрәнү музеенда саклана. Танышасы килгән кешеләрне музейда көтеп калабыз, – ди музей директоры Нәзилә Бәдретдинова.
Без үз чиратыбызда бәйгенең төп оештыручы Раил Гатауллинга без үзебезнең “Авыл утлары” газетасын һәм Рамил Дәүләтов үткәрә торган “Китап – белем чишмәсе” бәйгесе материалларын бүләк иттек.
“Татнетны үстерү фонды” ел дәвамында бик күп кызыклы проектларны тормышка ашыра. Күп районнар бу проектларда бик актив катнаша. Татар теле укытучыларының, китапханәчеләрнең, дәрәҗәле театрларның интернет проектлары югары бәяләнде.
Җирлегебездән мондый проектларда катнашучыларның аз булуы өчен кыенсынып кайттык. Алып баручы Артем Пискунов якташларым, дип, безгә сәхнәдән сүз бирде хәтта. Яшьләргә төрле яклап үсү, үзене күрсәтә белү, иркеләп иҗат итү, сәләтеңне барлау өчен менә дигән чара югыйсә.
Миләүшә Гәрәева, Иске Карамалы.

Миләүшә Гәрәева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев