Призлы урыннарда безнең атлар
Яңалыклар

Призлы урыннарда безнең атлар

Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” уздырган ат чабышларында Мөслим ат спорты мәктәбе атлары уңышлы чыгыш ясады.

Өч яшьлек чабышкылар арасында Будулай кушаматлы ат – беренче урынны, Падишах икенче урынны алды. Чит илдән кергән токымлы чабышкылар арасында Бэст-Эвер дүртенче урынга чыкты. Татарстанда туган атлар арасында Голд принц бишенче урында калды. Гамлет кушаматлы чабышкы һәвәскәрләр арасында өченче урынга лаек булды.

Фото ru.freepik.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев