Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Полиция тикшерүләр үткәрә

Штраф күләме 1 мең сумнан башлана. Кибетләрдә антисептик чаралар да булырга тиеш.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көн саен мобиль төркемнәр белән транспорт чараларында һәм кибетләрдә шәхси саклану чараларын куллану буенча тикшерүләр үткәрә. Шоферлар һәм пассажирларның шәхси саклану чараларын куллануларын үтәмәү очрагы ачыкланса, аларга РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе 1 бүлеге нигезендә административ беркетмә төзелә. Штраф күләме 1 мең сумнан башлана. Кибетләрдә антисептик чаралар да булырга тиеш. Сатучылар сатып алучыларның битлек һәм перчаткадан йөрергә тиешлеген искәртергә бурычлы. Сәүдә нокталарында саклану чараларыннан башка йөргән клиентларга да, сатучыга да, кибет хуҗасына да штраф салына. Мондый профилактик чаралар республикасының барлык районнарында да уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев