Пенсия яшенә җитүче гражданнар өчен ташламалар бар
Мондый ташламалардан иминият пенсиясен билгеләргә 5 ел кала файдаланырга була.
РФ законы нигезендә пенсия яшенә җитүче гражданнар өчен ташламалар бар. Ел саен үткәрелүче диспансеризация үтү өчен 2 түләүле көн бирелә, эшсезләр өчен югары пообие түләнә. Мондый ташламалардан иминият пенсиясен билгеләргә 5 ел кала файдаланырга була. Быел әлеге ташламалар 1968 елгы хатын-кызларга һәм 1963 елгы ир-атларга бирелә.
Милек һәм җир салымнары буенча ташламалардан 55 яшьлек хатын-кызлар һәм 60 яшьлек ир-атлар файдалана ала. Вакытыннан алда лаеклы ялга чыгучы гражданнар – Себердә эшләүчеләр, укытучылар, медиклар, иҗат әһелләре ташламалардан вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын алганнан соң файдалана ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев