Пенсия фонды балаларга СНИЛСны гаризасыз гына рәсмиләштерә
Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.
2020нче елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын баланың әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.
Пенсия фондының мәгълүмат сайтында бала туу хакында ЗАГС реестрыннан хәбәр кергәч, баланың шәхси счетының индивидуаль номеры автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм әнинең дәүләт хезмәтләренең бердәм порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.
– Июль уртасыннан соң бала туган гаиләләр аның СНИЛС номеры турында мәгълүматны тулысынча автомат рәвештә алачак, – ди Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Әлеге хезмәт дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлгән ата- аналарга гына күрсәтелә. Электрон почта яки смс-хәбәр аша СНИЛС рәсмиләштерү хакындагы мәгълүматны оператив рәвештә алу өчен шәхси кабинетта тиешле көйләү рәвешен сайларга кирәк.
Уллыкка бала алган гаиләләр өчен СНИЛС алу тәртибе үзгәрешсез кала, чөнки кирәкле мәгълүматларны уллыкка бала алучылар бары тик үзләре генә тапшыра.
Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев