Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озын гомер сере – сабырлыкта

Дусай авылында яшәүче Сафия Нәҗметдинова 5 ноябрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов барды. Азат Әхмәтҗанов, Сафия апаның иңнәренә шәл салып, җылы теләкләрен җиткерде. 
Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты, авыл җирлеге башлыгының күчтәнәч пакеты тапшырылды.
– Өлкән буын кешеләре күпне күргән, күпне кичергән. Сафия апа, сез дә газаплы еллар авырлыгын үз җилкәләрегездә күтәргәнсез. Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Үзегезнең барлыгыгыз белән якыннаргызны сөендереп, бәхетле яшәргә язсын сезгә! – диде Азат Әхмәтҗанов.
Сафия апаның балачагы һәм үсмер еллары иркенлектә үтмәгән. Әти-әнисе һәм биш бертуганы белән сөенә-сөенә гомер иткән, мәктәптә “5”ле билгеләренә генә укыган кызның бөтен өмет-хыялларын сугыш челпәрәмә китерә. Сугыш башланганда Сафияга нибары 10 яшь була. Әнисенә ярдәм итәм дип, укырга бармый калган көннәрендә мәктәп директоры хәтта өенә үк эзләп килә кызны. Укытучылары да укырга, белем эстәргә кирәклеген аңлатып китәләр. Сафия кечкенә куллары белән басудан кәлҗемә җыйганын, аннары ул кәлҗемәне көйледә төеп, онга әйләндергән көннәрен бүген дә хәтерли әле.
– Кечкенә булсам да, кәлҗемәдән ашарга яраклы ризык ясауның бөтен тәртибен белә идем. Авыр вакытлар булды инде ул. Әткәй сугышта ятып калды. Тылдагылар да бертуктамый эшләде. Үзем дә фронтка йон бияләй-перчаткалар, оекбашлар бәйләп җибәрә идем. Гомер буе бәйләү кулдан төшмәде инде. Балаларга, оныкларга да оекбаш-бияләйләрне күп бәйләдем. Яшь кенә килеш Горький якларында берничә ел торф чыгардым, алдынгы бригадада эшләдем. Көненә ярты буханка ипекәй бирәләр иде. Аннан кайткач, колхозда төрле эшләрдә йөрдем. Гомер буе хәрәкәттә булдым, кешегә ачу-үпкә сакламадым. Сабыр булдым. Озак яшәүнең сере дә шундадыр, – ди Сафия апа.
Авыл халкы Сафия апаны эшсөяр, ярдәмчел кеше буларак белә. 67 яшенә кадәр Дусайның алма бакчасында эшләгән ул. Иске алма бакчасыннан соң яңасын торгызуда, бакчада тәртип урнаштыруда, җимеш агачларын тәрбияләүдә аның да тынгысыз хезмәте, тырышлыгы кергән.
Сафия апа тормыш иптәше Афзал белән ике кызга гомер бүләк итә. Бүген Сафия апаның дистәдән артык оныклары һәм оныкчыклары бар. Авызыннан изге дога сүзе төшмәгән юбиляр бүген дә кадерле кешеләренә Ходайдан зирәк акыл, бәхет-сәгадәт сорап яши. Сафия апа бик тә бәхетле: янында “әнием” дип өзелеп торучы кызлары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары бар.
– Ана өчен бала һәрвакыт бала булып кала диюләре хактыр. Үзебез инде күптән әниләр булсак та, ана назын, кулларының җылысын тояр өчен ашыга-ашыга авылга кайтабыз. Гомер буе тырыш хезмәт белән көн күрде әни. Безгә дә үгет-нәсыйхәт сүзләрен кызганмады, дөрес юлдан тайпылмыйча яшәргә өндәде. Аллага шөкер, әниебезнең йөзенә кызыллык китермәдек. Балаларыбызның тәүфыйклы булулары да әниебез тәрбиясеннән килә, – ди Мөслимдә гомер итүче Мөсфирә Гайфиева.
Беркайчан зарлануны белмәгән Сафия апага Ходай сәламәтлеккә бай озын гомер биргән. Бәйрәм көнендә райондашыбыз тагын да яшәреп киткәндәй булды. Алда матур бәйрәмнәре күп булсын, Ходай аны якыннары өчен күз карасы кебек сакласын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев