Оятсызлык - начар сыйфат
Оятсыз сүзе оят тамырыннан ясалган.
Оят - уйгур, алтай, төрекмән һ.б. төрки телләрендә уйат формасында теркәлгән һәм борынгы төрки телдәге огут «оятлы булу» фигыленнән ясалган сүз булып санала.
Оятсызлык татар халкында бик начар сыйфат булып аңлашыла. Җәмгыятькә яңа буын кешеләр тәрбияләүче буларак, хатын-кызның оятсызлыгы беренче чиратта кискен тәнкыйтьләнә. Риза Фәхретдин бу хакта болай дип яза: «Оялчанлык һәм гыйффәтлелек тәрбияле хатыннарга гадәт булырга тиеш. Хэя (оялу) һәм гыйффәт (сафлык) хатыннарны ирләренә сөекле күрсәтә торган сәбәпләрнең куәтлеседер. Намуссызлык, хәясызлык халык каршында һич вакытта гафу ителмәс. Хәлбуки бу холык Аллаһ Тәгалә хәзрәтенә дошман бер холыктыр. Шуның өчен тәрбияле хатыннар бер тарафтан ирләренең күңелләрен табар өчен вә икенче тарафтан Аллаһ Тәгаләнең ачуына туры килүдән сакланыр өчен, вә хәясызлыктан ерак булырлар».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев