Оператив-профилактик чара старт алды
Яңалыклар

Оператив-профилактик чара старт алды

Җинаятьчеләрне РФ Җинаять кодексының 282 маддәсе буенча җаваплылыкка тартачаклар”, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.

“26 октябрьдән республика буенча “Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел!” оператив-профилактик чара старт алды. Ул 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Профилактик чара экстремистлык эшчәнлеген кисәтү һәм булдырмауга, гражданнарда әлеге идеологиягә түземсезлек булдыруга юнәлдерелгән. Гамәлдәге законнар нәфрәт яки дошманлык уятуны, шулай ук кеше дәрәҗәсен түбәнсетүне тыя. Җинаятьчеләрне РФ Җинаять кодексының 282 маддәсе буенча җаваплылыкка тартачаклар”, – ди район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.
 


Нет комментариев