Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диспансерлаштыру бара

Узган ел “Өлкән буын” милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәннәрне диспансерлаштыру һәм профилактик күзәтү үтү өчен хастаханәгә алып килү оештырылган иде.

Бу хезмәт “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең махсус транспортында башкарылды. Быел март аеннан, коронавирус пандемиясе сәбәпле, өлкәннәрне китерү туктатылып торды. 1 сентябрьдән диспансерлаштыру янә башланды. Сентябрь аеннан бу төр хезмәт Октябрь, Дусай, Тойгелде, Исәнсеф-Чишмә, Симәк, Баек, Ташлыяр, Баланлы авылларыннан 125 өлкән кешегә күрсәтелде, дип хәбәр итәләр “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән.

 

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев