Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәрдән үрнәк алыйк!

Өлкәннәрнең үҗәтлеге, бетмәс оптимизмы сокландыра. Безгә дә алардан үрнәк аласы иде.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен Мөслимдә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шәһәрләр кызыгырлык яңа бассейн ачылу да – моның ачык мисалы. “Тамчы” бассейнында беренче бәйге балалар арасында узган иде. Анда Мөслим, Мамадыш, Сарман районнарыннан барлыгы 120 спортчы катнашты. Алар 25, 50, 100 метр арада брасс һәм баттерфляй алымы белән йөзделәр. 
– Бәйгедә 8 яшьлек оныгым катнаша. Башта ул “Нептун” бассейнына йөргән иде, яңасы ачылгач, монысына йөри башлады. Биредәге уңайлыкларга шаккатам, – ди оныгы өчен җан атарга дип Үрәзмәттән үк килгән Флүсә апа Фатыйхова. 
Шәхси зачетта 23 комплект медаль уйнатылды. Ярышлар барышында 9 спортчы – өченче, 7 спортчы – икенче һәм 5 спортчы беренче яшүсмерләр разряды нормативларын үтәде. Призлы урыннарның барысын да диярлек мөслимлеләр яулады. Катнаш эстафетада да район командасына тиңнәр булмады. Шулай итеп, Мөслим командасы бүләкләре 21 алтын, 17 көмеш, 18 бронза медале белән тулыланды. 
– Балалар кечкенәдән үк спортка тартыла. Бу – районыбыз өчен зур сөенеч. Спорт түгәрәкләренә, секцияләргә йөрүчеләр саны арта. Сәламәт яшәү рәвеше сайлаганнар рух ныклыгы белән аерылып тора, – ди спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илдар Мадьяров. 
“Тамчы” йөзү бассейнында узган атнада өлкәннәр арасында ярышлар үтте. “Өченче буын” республика ярышларының муниципаль турында катнашучылар саны шактый иде. 
– Өлкәннәр – җирлегебезнең тиңсез хәзинәсе. Бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Алар актив тормыш позициясе белән яшьләргә үрнәк булып тора, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова. 
– “Тамчы” бассейны су объектлары төзелеше буенча Президент программасы нигезендә сафка басты. Бассейннан кеше өзелми. Өлкән буын да бик теләп йөри, спорт белән шөгыльләнә. Алга таба өлкәннәрне спортка тагын да күбрәк җәлеп итәргә ниятлибез. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, матди-техник базабыз да бай, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. 
Бәйгедә ир-атлар арасында беренче урынны Яңа Усы авылыннан Валерий Кондратьев яулады. Икенче урында – Мөслимнән Таһир Шәйхразиев, өченчедә – Мәлләтамактан Равил Сәхбиев. Хатын-кызлар арасында Вәрәшбаш авыл җирлегеннән Рәйсә Хаметовага тиңнәр булмады. Мәлләтамактан Галия Вагыйзова – икенче, Олы Чакмактан Сирена Фәсхиева өченче урынны алды. Беренче урынны алучылар башкалада узачак ярышларда Мөслим данын яклаячак. 
– Спорт белән шөгыльләнү чыныктыра, сәламәтлекне ныгыта. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – минем тормыш позициям. Алга таба да спорт чараларында катнашырга язсын, – ди Рәйсә Хаметова.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев