Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр укыды

“Мөслим районы халык мәшгульлеге үзәге” дәүләт каз­на учреждениесе аша пенсия алды яшендәге 7 граждан укыды һәм тиешле таныклыклар алды. Шуларның өчесе – район үзәк хастаханәсеннән, өчесе – карт­лар һәм инвалидлар йортын­нан, берсе – “Хуҗалык тәэмин итүе” муниципаль унитар предприятиесеннән.

Пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү “Демография” милли проектының “Өлкән буын” өлкән буынга системалы ярдәм һәм аларның тор­мыш сыйфатын яхшырту программасын эшләү һәм тормышка ашыру” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында быелдан тормышка ашырыла. Укыту халыкның бу категориясенең һөнәри кирәклелеген арттыруга һәм аның тормышын тагын да яхшырту­га, республика икътисадының барлык тармакларының һәм бюд­жет өлкәсенең кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлтелгән.

“Мөслим районы халык мәшгульлеге үзәге” дәүләт каз­на учреждениесе аша пенсия алды яшендәге 7 граждан укыды һәм тиешле таныклыклар алды. Шуларның өчесе – район үзәк хастаханәсеннән, өчесе – карт­лар һәм инвалидлар йортын­нан, берсе – “Хуҗалык тәэмин итүе” муниципаль унитар предприятиесеннән.

Яр Чаллы шәһәренең “БАТЫР-НЧ” өстәмә һөнәри белем бирү шәхси белем бирү учреждениесе белгечләре 17 июньнән 5 август­ка кадәр “массажчы” белгечлеге буенча укытты. Укулардан соң хастаханә хезмәткәрләре дәүләт үрнәгендәге сертификатларга ия булды.

Калган дүрт хезмәткәр “Сар­ман аграр колледжы” дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең Мөслим фи­лиалында “Компьютер грамота­лылыгы” белгечлеге буенча укы­тылды. Хәзерге вакытта оешма хезмәткәрләре белемнәрен төп эшләрендә куллана.

Һөнәри укыту халык мәшгульлеге хезмәте органна­ры һәм эш бирүче юлламасы буенча башкарылырга мөмкин. Эш бирүченең һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри бе­лем бирүне оештыру буенча чараларын тормышка ашы­руга киткән чыгымнарының бер өлеше кире кайтарыла. Эш эзләүче пенсия алды яшендәге гражданнар (мәшгуль булган­нары да, мәшгуль булмаганна­ры да), һөнәри укытуны (өстәмә һөнәри белем бирүне) оештыру­ны сорап, мәшгульлек хезмәтенә мөстәкыйль мөрәҗәгать итә ала.

Район халык мәшгульлеге үзәге

 

Реклама

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев