Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Өлкәннәр сәхнә тотты

Үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның смотр-концерты үтте

Өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын яхшырту һәм алар өчен үсеш мохите тудыру — «Гаилә» милли проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген илебез буенча 13,5 миллионнан артык кеше «Актив озын гомер» программасы ярдәмендә спорт, иҗат һәм белем алу өлкәсендә үзенең чиксез мөмкинлекләрен ача.

Смотр-концерт әлеге программа кысаларында “Балкыш” фестиваленең сайлап алу этабы буларак узды. Смотр-концертта 150ләп номер күрсәтелде, шуларның 32се гала-концертка үтте. Тамашачылар ялгыз номерларны да, ансамбльләр чыгышын да яратып кабул итте. Унлап номер “Балкыш” фестиваленең 2 апрельдә узачак республика зона турына сайлап алынды. Фестиваль халык иҗатын популярлаштыру, өлкән буынның ялын оештыруны күздә тотып үткәрелә.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев