“Офык”тан якты киләчәккә – бер адым
Яңалыклар

“Офык”тан якты киләчәккә – бер адым

“Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәге – районда балаларга өстәмә белем бирүче өч оешманың берсе. Балаларның иң яраткан берләшмәләренең берсе – робототехника. 

Монда нигездә башлангыч класс укучылары шөгыльләнә. LEGO (лего) роботлардан төрле конструкцияләр җыю мавыктыргыч уен кебек тоелса да, башны эшләтергә дә, вак кына детальләрне дөрес итеп җыярга да кирәк. Укучылар, гади конструкцияләрдән башлап, командаларны блок ярдәмендә үтәүче “акыллы” роботларга кадәр җыялар. Бүген алар датчиклар ярдәмендә төсләрне аера һәм каршылык алдында туктап кала торган конструкцияләр ясау белән мәшгуль. 
– Берләшмәләр эшчәнлеген штаттагы педагоглар алып бара. Бүгенге көндә бездә 12 кеше эшли. Коллективка яшь, яңа педагоглар һәм белгечләр кабул иттек. Алар яңа юнәлешләр буенча эшли. План нигезендә без 259 балага өстәмә белем бирергә тиеш. Берләшмәләргә 80 процентка якын бала җыя алдык. Укучыларга дәрестән тыш вакытларын файдалы уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Тәнәфес вакытында тамак ялгап алу, ял итү урыннары бар. Балаларын алырга килгән әти-әниләр телевизор аша оешманың эшчәнлеге белән таныша ала, – ди мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Аяз Бәдретдинов. 
“Техник модельләштерү” түгәрәген башлангыч класс малайлары үз итә. Программа нигезендә ракета, авиа, авто, судомодельләштерү серләренә өйрәнәләр. Гап-гади кәгазьдән башлап, юка плитка, картон, фанерадан да төрле модельләр ясыйлар. 
– “Инженерлык лабораториясе” берләшмәсенә йөрүчеләр фрезер станогында агачтан төрле модельләр, брелоклар ясарга, әзер материалга истәлек язулары төшерергә ярата. 3D принтерда махсус пластиктан сувенирлар, макетлар ясыйлар, укучылар эретеп ябыштыру аппаратында эшләргә дә өйрәнә. Балаларда лазер станогы аеруча кызыксыну уята. Монда фанерны, органик пыяланы кисеп, төрле макетлар, көнкүреш җиһазлары ясыйбыз. Әлеге станок гравировка да ясый ала. Кабинет проектор, экран белән җиһазландырылган, – ди берләшмә җитәкчесе Илшат Закиров. 
Кыз балаларны “Иҗат студиясе” җәлеп итә. Монда алар гади генә конструкцияләрне күзалларга, кайчы, җилем белән эшләргә, энә тотарга, буярга өйрәнәләр. Берләшмә җитәкчесе Ания Митрофанова сүзләренә караганда, алар төсле кәгазь, фоамиран, фетр, джут, гипс, цемент кебек материаллардан сувенирлар, кул эшләнмәләре ясыйлар. Тегү-чигүгә дә өйрәнәләр. Көндәлек тормышта кирәк булырдай аксессуарлар ясау да кызыксындыра икән кызларны. 
Күп әти-әниләр балаларын инглиз телен тирәнтен өйрәнү максатында оештырылган “Englisn club” (Инглиш клаб) берләшмәсенә (инглиз клубы җитәкчесе – Эльза Шәймәрданова) йөртүне өстен күрә. Берләшмәгә нигездә башлангыч класс укучылары йөри. 
Балаларның иң яраткан гаджетлары – компьютер һәм кәрәзле телефон. Шушы кызыксынуны истә тотып, яңа уку елыннан “Блогер 2.0” дип исемләнгән берләшмә эшли башлаган. Балалар мәктәптә, өйдә алган мәгълүматны интернет аша таратырга өйрәнәләр. “Хәзерге заманда үзләрен блогер ролендә күрү иптәшләре алдында үзенә күрә бер дәрәҗә, горурлык санала. Бәлки, киләчәктә кемдер үзен шушы өлкәдә табар”, – ди үзәк белгечләре. 
5-8 класс кызлары “HandMade” (Хенд Мейд) берләшмәсенә яратып йөриләр. Бу – алда әйтеп үтелгән “Иҗат студиясе”нең дәвамы. Укучылар, төрле сувенирлар, өйне бизәү өчен әйберләр, кәгазьдән үрелгән кәрзиннәр, вазалар һ.б. кирәк-яраклар ясап, аларны социаль челтәрләрдә “Блогер 2.0” түгәрәгендә ясалган төркемнәр аша интернет-кибетләрдә сату белән шөгыльләнә. 
– Район, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуладык. Робототехника түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Мамадышта узган “Техно-игры 2.0” фәнни-техник квестта икенче урынга лаек булды. Яшь фотосөючеләр “Юность России” Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында “Макро” һәм “Анималистика” номинацияләрендә – икенче, “Репортаж” номинациясендә өченче урынны яуладылар. “ХХI гасыр яшь техниклары” конкурсының республика турында “Техник модельләштерү” һәм “Робототехника” номинацияләрендә өченче урынны алдылар, – ди Аяз Бәдретдинов. 
Сәләтсез бала булмый, бары тик аның белән эшләргә, аңа үз вакытында ярдәм итәргә генә кирәк. Үзәктә алган белем балаларга киләчәктә һөнәр сайларга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәр, шәт.

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.


Нет комментариев