Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никах рәсмиләштерелде

Узган шимбәдә мобилизацияләнгән Ринас Суфиев белән Зилә Хәбибуллина никахларын рәсмиләштерде.

Ринас Әмәкәй авылында гомер итүче Алсу белән Мирсәгыйт Суфиевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Балалар бакчасына йөри, мәктәптә укый. Хәрби хезмәттә ил алдындагы бурычын үтәп кайта. Армиядән кайтуга “Агромастер” җитештерү компаниясенә эшкә урнаша. Шунда ашханәдә пешекче булып эшләүче Дусай кызы Зилә белән таныша. Икесе дә бер якка кайтып йөрү, уртак темаларның күплеге аларны аерылмас дусларга әйләндерә. Өч ел дәвам иткән дуслык мәхәббәткә әйләнә. Ислам кануннарына туры китереп, 2018 елның октябрь аенда алар никахлашып яши башлый.
Яшь чакта үзеңне төрле эштә сынап карыйсы килә бит. Ринас та Яр Чаллы шәһәренә барып урнаша. Башта шәхси  эшмәкәрләрдә хезмәт куя, соңрак заводта эшли. Ул арада Зәринә исемле кызлары белән Адель атлы уллары туа. Тормыш бер көйгә барып, матур гына яшәгәндә, һич уйламаганда, Ринасның кулына повестка тоттыралар.

– Башта эмоциональ яктан авыр булды. Әмма качып котыла торган әйбер түгел. Мобилизацияләнгәнгә дә айга якын вакыт үтте. “Вакыт барысын да дәвалый”, диләр бит. Баштагы мәлдәге курку, шикләнү үзеннән-үзе юкка чыкты. Хисләргә бирелергә вакыт юк. Танк училищесы полигонында өйрәнүләр узабыз. Өлкән стрелок итеп билгеләделәр. Ашау, эчү, яшәү шартлары әйбәт. Мөслимлеләр бер гаилә кебек, бер тирәгә җыелдык. Бер-беребезгә терәктаяныч булырга тырышабыз, – ди Ринас.

“Нигә киткәнче үк язылышмадыгыз?” дигән соравыбызга каршы Ринас:

– “ Гаиләбезне рәсмиләштерәбез” дип сөйләшәбез дә, шулай үтеп китә, эш белән мавыгып, вакыт таба алмадык. Мобилизацияләнгәннән соң уйларга вакыт булды. Батальон командирына мөрәҗәгать иттем. Ул Мөслимгә кайтып килү өчен ике көн вакыт бирде. Зиләм белән никахыбызны законлы төстә теркәдек.
Никахны рәсмиләштерү тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин да катнашты.

– Никахыгызны рәсмиләштерүегез белән котлыйм. Гомерлеккә истә калырлык көн бу. Саулык-сәламәтлек телим. Исән-сау әйләнеп кайтып, балаларыгызны бергә тәрбияләп үстерергә, матур гомер итәргә язсын! – диде ул. Район башлыгы гаиләгә чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле конверт тапшырды.
Санаулы гына сәгатьләргә кайткан Ринасыбыз якшәмбе көнне янәдән Казанга китте. Ринасның туган ягына исәнсау әйләнеп кайтуын телибез.

Наидә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев