Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында

Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда профилактик рейдлар үткәрү дә дәвам итә.

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында җирлегебездә төрле чаралар үтә. Район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә кергән хәбәрне тикшерү вакытында бер райондашыбызның йортыннан наркотик табылган. “Әлеге райондашыбызның өеннән 65 грамм наркотик матдә табып  алдык. РФ Җинаятьләр кодексының 228 бүлеге 1 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу ир-атка ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Гражданнар күпләп җыела торган урыннарда профилактик рейдлар үткәрү дә дәвам итә. Мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән лекцияләр дә укыла. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәштә бердәм булыйк!” – дип хәбәр итә полициянең җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев