Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең Яңа ел шәһәрчеге буйлап сәяхәт (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Яңа ел бәйрәменә оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси йортларда яшәүчеләр ничек әзерләнделәр соң? Яктырткычлардан ясалган күпсанлы сыннар, төсле утлар һәркайда бәйрәм атмосферасын тудырды. Район үзәгендәге мәйданы 25 гектардан артык булган Яңа ел шәһәрчегенә транспортлылар да, җәяүлеләр дә агылды. Барысының да биредәге әкияти гүзәллекне якыннан күрергә, рәхәтләнеп бәйрәм итәргә...

26 декабрь көнне районның үзәк чыршысын ачу тантанасы булды. Анда районыбызның укуда алдынгы булган һәм республикакүләм конкурсларда җиңү яулаган, призлы урыннар алган 277 укучысы хөрмәтләнде. Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Мөслимнең Тукай исемендәге урта мәктәбе әзерләгән чара һәр баланың күңелендә тирән уелып калырлык иде. Соңыннан укучылар "Мизгел" яшьләр үзәгендә һәм Мөслим лицеенда әзерләнгән бәйрәм табынына чакырылды. Ә кичен мәдәният бүлеге көче белән әзерләнгән бәйрәм тамашасын карарга үзәк чыршы янына олысы-кечесе җыелды. Райондашларыбызга могҗизалы бәйрәм рухы тудыру өчен бик күпләр фантазияләрен эшкә җикте. Финанс-бюджет палатасының оригиналь бизәлеше күзгә ташлана, геометрик яктан дөрес формада ясалган фигуралар бар кешенең дә игътибарын җәлеп итте. Быелгы яңалыкларның берсе сихри яктылык бирүче аркалар булгандыр. Аларны төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе хезмәтчәннәре ясады. Аркадан узу белән ак төннәр патшалыгына килеп кергәндәй буласың. Әлеге мәйдан "Агромастер" җитештерү компаниясендә ясалган күпсанлы светодиодлы яктырткычлар белән бизәлде. Социаль яклау бүлеге, үз территориясендәге чыршыны төсле утларга төреп, тирәсенә, кар сыннары урнаштырды.

Үзәк мәйданда кунакларны ак чыршылар патшалыгы каршы ала. Аларны һәм башка янып торучы фигураларны төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе, "Жилэнергосервис" җәмгыяте оешмалары эшләде. "Мизгел" яшьләр үзәге бинасының яктыртылышы һәм бизәлеше дә бик үзенчелекле иде.

18 метр биеклектәге үзәк чыршыны 5 меңнән артык төсле лампочкалар белән төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе хезмәтчәннәре һәм район электр челтәре егетләре бизәде. Чыршы янында сәхнәне "Мост" җәмгыяте ясады. Урман сылуы тирәсендә төсле утлардан ясалган Кар бабайлар җыелган. Чыршыны уратып алган боз диварларын ясауда төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе, "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы", "Мост", "Мөслим инженерлык челтәрләре", Мөслим коры сөт заводы хезмәтчәннәренең тырышлыгы зур булды. Алар, күлләрдән 600 кубометр боз алып кайтып, 400 метр озынлыктагы стена һәм арка ясадылар.

"Мөслим элеваторы" егетләре көче белән өелгән боз тавы да балаларның яраткан урынына әйләнде. Мәйданчыктан чыкканда озатып калучы боланнар, гигант чыршыдан "төшеп калган" уенчыклар янында да фотога төшүчеләр күп булды. Газ участогы хезмәтчәннәре ясаган күперчек, "Татфондбанк", "Саклык банкы", "Ак Барс банк" һәм "Россельхозбанк", район мәдәният йорты, "Магнит", "Феникс" сәүдә үзәкләренең, "Кояшкай" балалар бакчасы, район суды, үзәк китапханә, туган якны өйрәнү музее биналары һәм территорияләре бизәлеше, яктыртылуы күпләрдә соклану уятты. Үзәктән читтәрәк урнашкан юл идарәсе, район электр челтәрләре, коры сөт заводы, Мөслим элеваторы, "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте, төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе, газ участогы, аграр көллият филиалы, МФЦ бинасы, "Миләшкәй, "Күбәләк", "Ләйсән", "Карлыгач" балалар бакчалары, Мөслим лицее да райондашларда бәйрәм рухы тудыру өчен тырышканнар. Шәхси эшмәкәр Рафис Миңнуллинның "Автозапчасти" кибете территориясе дә әллә каян балкып тора. Гади тимерчыбыкларны һәм герляндаларны матур сыннарга әверелдергән әлеге эшмәкәргә әфәрин диясе килә. Ә башка сәүдә нокталары хуҗаларына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: бәйрәмдә, бигрәк тә Яңа ел чорында, алар сатып алучыларның игътибарын җәлеп итәрдәй, үз йөзләрен күрсәтердәй матурлык тудырырга бурычлы. Бәйрәм алдыннан сатулар яхшы бара, товар-продукцияләр күпләп сатыла икән, райондашларга рәхмәт белдерү йөзеннән, үз территорияләрен тиешле дәрәҗәдә бизәргә, бәйрәм рухы тудырырга авырыксынмасыннар иде.

Кояшлы Ык ял зонасы да бәйрәм төсен алды. Биредәге агач-куакларны Табигать-ана үзе бизәгән, тагын да купшыландырган. Алар кичләрен меңләгән яктырткыч фонында аеруча сихри күренәләр. Кояшлы Ык ял зонасына көндезен халык чаңгыда шуарга килсә, кичләрен, саф һавада йөреп, күңел ачарга мөмкинлек туды.

Мөслимебездә бәйрәм рухы тудыруда 13 оешма коллективы актив эшләде, чисталык булдыруга 7 дворник һәм 3 кар аттыру техникасы тартылды, куркынычсызлыкны тәэмин итүгә район эчке эшләр бүлегенең 30 полиция хезмәткәре һәм ирекле халык дружинасының 140 вәкиле җәлеп ителде.

Шәһәрчектәге төсле фигуралар саны - 116. "Яшьлек" спорткомплексындагы юл идарәсе һәм янгын сүндерү бүлеге ясаган тау озынлыгы - 32 метр, әлеге таудан шуып төшү вакыты - уртача 10 секунд. Бәйрәм һәм ял көннәрендә яшьләр белән эшләү һәм спорт, мәдәният бүлеге һәм мәгариф идарәсе 100 гә якын чара оештырды.

Авыл җирлекләренең Яңа елга әзерлеген тикшерү йөзеннән декабрь аеның соңгы көннәрендә җирлекләрдә комиссия эшләде. Аларның әзерлеге 9 критерий буенча бәяләнде. Һәм урыннар түбәндәгечә билгеләнде.

Беренче урында - Иске Карамалы, икенчедә - Тойгелде, өченче урында - Симәк авыл җирлеге. Баек, Рус Шуган, Үрәзмәт авыл җирлекләре - рейтингның соңгы урыннарында.

Шәхси йортларда яшәүче райондашларыбыз да Яңа ел бизәкләре ясауда активлыкларын елдан-ел арттыралар. 4 гыйнвар көнне Яңа елга әзерлекне тикшерү максатында, районыбызга килгән республика Президенты аппараты, Иҗтимагый совет, Мәдәният министрлыгы һәм район вәкилләреннән торган комиссия уртак эшебезгә уңай бәя бирде.

Күбәк авылында яшәүче, тәрбиягә 9 сабыйны сыендырган Ильфира һәм Ирек Камаловлар гаиләсе капка төпләренә кардан 20 дән артык сын ясаган һәм өйләрен төсле утларга төргән. Камаловларның тырышлыгы комиссия тарафыннан иң югары бәя алды һәм алар район башлыгының Рәхмәт хатына истәлекле бүләгенә лаек булды. Шундый ук бүләккә Октябрь авылында гомер итүче Лена Сәлахова гаиләсе лаек булды. Ул шулай ук 20 дән арты кар сыныннан торган Яңа ел композициясе булдырган. "Автозапчасти" кибете хуҗасы Рафис Миңнуллин да район башлыгының Рәхмәт хатына истәлекле бүләгенә лаек булды.

Ренат Гарипов,

район Советы аппаратының оештыру бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев