Мөслимнең көчлеләр кубогына узган ярыш нәтиҗәләре билгеле (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Яңалыклар

Мөслимнең көчлеләр кубогына узган ярыш нәтиҗәләре билгеле (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

18 март көнне, Мөслим гиназиясе базасында "Мөслимнең көчлеләр кубогына" волейбол ярышлары үтте. Ярышлар Мөслим районы яшьләре тәкъдиме белән оештырылды һәм үткәрелде. Ярышларда 16 команда: 3 хатын-кызлар һәм 13 ир-атлар командалары катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча: ир-атлар командалары арасында 3 урынга Метрәй авылы егетләре чыкты. 2 урынны Михайловка авылы яшьләре алды. 1...

18 март көнне, Мөслим гиназиясе базасында "Мөслимнең көчлеләр кубогына" волейбол ярышлары үтте. Ярышлар Мөслим районы яшьләре тәкъдиме белән оештырылды һәм үткәрелде. Ярышларда 16 команда: 3 хатын-кызлар һәм 13 ир-атлар командалары катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча: ир-атлар командалары арасында 3 урынга Метрәй авылы егетләре чыкты. 2 урынны Михайловка авылы яшьләре алды. 1 урынга "Яшьлек" спорт комплексы командасы лаек булды. Хатын-кызлар арасында: 3 урынны Рус Шуган авылы кызлары алды. 2 урын Салауз Мухан кызларына бирелде. 1 урынга "Яшьлек" спорт комплексы кызлары лаек булды. Барлык җиңүчеләргә медальләр һәм кыйммәтле пакетлар бирелде. 1 урынны яулаучы командаларга күчмә кубок тапшырылды. Ярышның иганәчеләре: "Агромастер" җитештерү компаниясе директоры Илгиз Исламов", "Фаиза" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Фаит Шәймурзин, "Сәхипгәрәев" кошчылык фермасы җитәкчесе Алмаз Сәхипгәрәев һәм "Яшьлек" спорт комплексы командасында озак еллар уйнаган яшьләр.


Нет комментариев