Мөслимлеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
24 март көнне, Россия Федерациясендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә. Әлеге чара "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Бу көнне 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр, гражданнарның сорауларына юстиция министрлыгы, прокуратура, суд приставы, нотариус хезмәткәрләре, адвокатлар җавап бирәчәк. Шул уңайдан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим...
24 март көнне, Россия Федерациясендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә. Әлеге чара "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла. Бу көнне 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр, гражданнарның сорауларына юстиция министрлыгы, прокуратура, суд приставы, нотариус хезмәткәрләре, адвокатлар җавап бирәчәк. Шул уңайдан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә дә (Мөслим авылы Пушкин урамы 26 йорт) 24 март көнне гражданнары кабул итү үтәчәк. Нотариус Мансур Мөҗипов-8.00-10.00, Рамиль Латыпов-10.00-12.00, суд приставы Ильвир Бәхтиев-13.00-15.00, прокуратура хезмәткәрләре-15.00-17.00 сәгатьләрдә кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев