Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр киләчәгебезгә битараф түгел

Республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау кампаниясендә өлкәннәр дә, яшьләр дә бердәй активлык күрсәтә.

Күренеп тора: алар республикабызның һәм җирлегебезнең киләчәгенә битараф түгел. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә алдан тавыш бирү көннәрендә мобиль пунктларында тавыш бирү мөмкинлеге тудырылса да, өлкәннәр арасында стационар участокка килеп сайлаучылар да булды. Мөслимдә яшәүче Сафия апа Сәфәрова, 94 яшьтә булуына карамастан, тавыш бирүнең төп көнендә участокка килеп сайлады.

– Аякта йөргәндә өйгә чакыртмыйм әле. Элекке елларны искә төшереп, рәхәтләнеп участокка килеп сайлыйм. Бүгенге тормышларыбыз бик рәхәт. Ил хуҗалары алга таба да халыкны кайгыртып яшәсен, дөньялар тыныч булсын! – ди Сафия апа.

Динар Нуретдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев