Мөслимдә тын юлларының вируслы инфекциясе белән чирләүчеләр күбәйгән
Кискен тын юлларының вируслы инфекциясе һәм респиратор авырулар белән ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртучылар артты, дип хәбәр итәләр үзәк хастаханәдән. Соңгы өч көндә 72 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 9ы - балалардагы тын юллары авыруы, ютәл, пневмония белән. Көнкүрештә алган тән җәрәһәтләре белән мөрәҗәгать иткән - 5, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән...
Кискен тын юлларының вируслы инфекциясе һәм респиратор авырулар белән ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртучылар артты, дип хәбәр итәләр үзәк хастаханәдән. Соңгы өч көндә 72 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 9ы - балалардагы тын юллары авыруы, ютәл, пневмония белән. Көнкүрештә алган тән җәрәһәтләре белән мөрәҗәгать иткән - 5, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интеккән 18 кешегә ярдәм күрсәтелгән. 11 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев