Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ

Җомга көнне район табибларын хөрмәтләү чарасы үтте.

Пандемия сәбәпле, июньдә буласы Медицина хезмәткәрләре көне быел кичектерелде. Ниһаять, җомга көнне район табибларын хөрмәтләү чарасы үтте. Ул “Кояшлы Ык” амфитеатрында узды. Чарада район башлыгы Рамил Муллин да катнашты.  “Бу ел барыбыз өчен дә үзенчәлекле килде. Чир афәте аркасында тормышларыбыз да, планнарыбыз да үзгәрде. Кызганыч, югалтуларсыз да булмады. Шушы авыр вакытта халкыбызга беренче чиратта сез ярдәмдә тордыгыз. Шуңа күрә мин сезгә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Тулаем бу афәттән котылмасак та, иң авыр вакыты үтте дип уйлыйм. Бу чир барыбыз өчен дә гыйбрәт булсын, сәламәтлекнең кадерен белеп яшәсәк иде”, – диде район башлыгы. Бәйрәмдә бер төркем медицина хезмәткәрләре Мөслим муниципаль район башлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Грамота янына акчалата премия дә булачак, дип ышандырылды. Шулай ук бәйрәм чарасында юбилярлар да хөрмәтләнде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев