Мөслимдә “Күренеп тор!” исемле акция үтте
"Юл иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районы буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдыйкова районның ДАИ хезмшткәрләре белән берлектә "Күренеп тор!" исемле акция үткәрде. Әлеге чарада лицейның 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Район почта элемтәсе узелы янында укучылар җәяүлеләргә яктырткыч элементларның әһәмияте турында аңлатты. Райондашларыбызга яктылык кайтаручы фликерлар да таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев