Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслимдә Фәрит Корбанов истәлегенә көрәш бәйгесе үтә.ФОТОРЕПОРТАЖ

Бәйге быел дүртенче тапкыр оештырылды.

Бүген Мөслимдә танылган көрәшче, хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә яшүсмерләр арасында республика татар милли көрәше буенча турнир үтә. Бәйге быел дүртенче тапкыр оештырылды. Турнирның Мөслимдә узуы очраклы түгел, Фәрит Корбанов – шушы район кияве. 


Ярышларга республикабызның төрле районнарыннан 11 команда составында 180 көрәшче килде. Көрәшчеләрне Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Традиция буенча республикабызның иң ерак районыннан килгән командага истәлек бүләге тапшырылды. Бүләккә быел Саба районы лаек булды. Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин хәер-фатихасы белән ярышларга старт бирелде. 
 

Бәйге 2003 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында үтә. Көрәшчеләр ике келәмдә 12 яшь категориясендә бил алыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев