Мөслимдә ат чабышлары оештырылды
"Нурлагаян" паркы янындагы ипподромда "көзге стартлар" исемле ат ярышлары үтте. Ярышларда барлыгы 14 ат: 7 юртак һәм 7 чабышкы катнашты. Бәйгегә Актаныш, Азнакай, Зәй районнарыннан да вәкилләр килгән иде. Ярышта катнашучыларны район башлыгы, ат спорты федерациясе җитәкчесе Рамил Муллин сәламләде. Ярышлар ике заездда узды. Җиңүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм...
"Нурлагаян" паркы янындагы ипподромда "көзге стартлар" исемле ат ярышлары үтте. Ярышларда барлыгы 14 ат: 7 юртак һәм 7 чабышкы катнашты. Бәйгегә Актаныш, Азнакай, Зәй районнарыннан да вәкилләр килгән иде. Ярышта катнашучыларны район башлыгы, ат спорты федерациясе җитәкчесе Рамил Муллин сәламләде. Ярышлар ике заездда узды. Җиңүчеләргә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев