Мөслимдә 27 кеше, кан басымы күтәрелеп, табиб чакырткан
Яңалыклар

Мөслимдә 27 кеше, кан басымы күтәрелеп, табиб чакырткан

Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 47 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

"Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - өлкәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авыруы белән интегүче апа-абыйларга һава торышының кисәк үзгәрүе начар йогынты ясый. Ике көн эчендә генә дә кан басымнары күтәрелеп, 27 райондашыбыз өйләренә табиб чакыртты", - ди медиклар. 6 сабыйга - бронхит, тагын икесенә пневмония диагнозы куелган. Авыручы сабыйларның күпчелеге - балалар бакчасына әле генә йөри башлаган балалар. Адаптация чорын авыр үткәреп, югары температура, ютәлдән дәвалану өчен 3 бала хастаханәгә салынган.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев