Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим турында сөйлиләр

Мөслим ягы гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш һәм хезмәт сөючән халкы белән рухи һәм матди байлыклар тудыручы уңган кешеләре белән данлыклы. Ашкынып аккан дәртле һәм гүзәл Ык, Мәллә елгалары, җырларда җырланган матур әрәмәләре, җиләкле аланнары, шифалы чишмәләре, тал-тирәкле тугайлары, шаулы урманнары белән бер күрүдә һәркемне әсир итәрлек төбәк ул Мөслим.

Без беренче тапкыр ямьле җәй аенда булдык Мөслим районында. Олы юлдан читтәрәк урман арасындагы, беренче карашка җир шарының иң аулак урыннарының бурсе булган Бүләк авылына әфган сугышында батырларча һәлак булган Шәйхелмәрданов Илмир Зинир улының исемен мәңгеләштерергә барган идек. Моңсу чарадан соң, Мөслимгә юл алдык. Урманнар аша, киң басу-кырлар аша бара торгач, Мөслимнең үзенә килеп төштек. Урамнарының чисталыгы һәм матурлыгы, сүз белән генә әйтеп аңлатып бетерерлек түгел. Менә шул вакытта гашыйк булдым да инде мин Мөслим якларына, аның табигатенә һәм кешеләренә. Анда кешеләр дә ничектер башка төрле. Аларны күргән саен күрәсе, алар белән аралашкан саен аралашасы килеп тора. Беренче мәртәбә күреп сөйләшкән кешең белән дә күптәнге танышлар кебек аралашасың. Менә шунда баргач без беренче тапкыр Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясенең Мөслим вәкиллеге җитәкчесе Солтанов Рушат Җәүдәт улы һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанов Азат Мөҗәхит улы белән таныштык. Шул вакытта алар безгә кабаттан очрашырга сүз бирде.

- Бүген бирегә килгән әфганчыларны без кабаттан 2018 елның февралендә район мәдәният йортында көтеп калабыз. Без сезнең белән зур концерт оештырып, Мөслим халкын шаккаттырырбыз," - диде Рушат Җәүдәтович ул чакта.

Һәм менә ул көн килеп җитте. Мәдәният йорты залында кемнәр генә җыелмаган? Барлык буын вәкилләре дә бар монда. Мөслим районының Бөек ватан сугышы ватераннары дисеңме, әфган сугышы ветераннары, десантчылар, пограничниклар, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән егетләр барысы да гаиләләре белән килгән иде.

Тантаналы минутлар башланды. Залга иң элек Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Мөслим муниципаль районының флагларын чыгардылар. Аннары Мөслим районы башлыгы Муллин Рамил Хәмзович Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм чараны оештыруга Тукай районы әфган сугышы ветераннарының да зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Тантаналы минутлар тәмамланганнан соң, концерт номерлары башланды. Сәхнә түрендә дә шулай ук төрле буен вәкилләре чыгыш ясады. Безнең Иске Абдул авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән әзерләгән "Солдат хаты" дип аталган күренешне халык тын да алмый карады. Аннан сәхнә түренә Яр Чаллы шәһәренең гармунчы егетләре Бәгзар Фазлыев белән Равил Әхмәтҗанов татар халык көйләрен башкарды. Тукай районының әфганчы егетләре белән Минзәләдән Рөстәм абый Әхмәтҗанов башкарган "Хуш, Гиндукуш" җырын бөтен зал аягүрә басып тыңлады. Чөнки бу җыр әфган җирендә хезмәт иткән егетләрнең гимнына әверелде. Тукай, Сарман, Минзәлә районнарыннан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән килгән әфганчылар, бәйрәмнең кунаклары гына түгел, актив катнашучылары да булды.

Күңелләрдә бик озакка калырлык бу чараны оештыручыларга, бигерәк тә Рушат Җәүдәт улына, Азат Мөҗәхит улына, катнашучыларга, килгән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә. Ватанны саклау - һәр ир-егетнең бурычы, бурычын үтәгәннәргә һөрмәт күрсәтү, шулай ук һәркемнең бурычы!

Күңелем сизә: Мөслим якларында булган әлеге очрашу соңгысы түгел. Сезнең якларга килгән саен киләсе, кешеләрегез белән аралашкан саен арашасы килә!

Айсылу Габдрахманова.

Тукай районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев