Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим табиблары халык белән очрашты

Үзәк хастаханә медицина хезмәтен күрсәтүне яхшыртырга тели. Халык белән очрашу да шул максаттан үткәрелде. Табиблар үзәк хастаханәдеге яңалыклар белән таныштырды. Очрашуга килүчеләр сорауларын җиткерде.

2018 ел Мөслимдә профилактик медицина елы дип игълан ителде. Республикада ир-атларның сәламәтлеген кайгырту елы. Табиблар шул хакта искәртеп, халыкны сәламәтлегенә битараф булмаска чакырды.

Очрашуда нигездә кан бирү, табибка күренү тәртибенә бәйле сораулар яңгырады. Түләүле хезмәтләр белән кызыксынучылар булды. Онкологик авырулар ни сәбәпле арта? Ташламалы дарулардан файдаланучылар нигә кими? Сораулар белән бергә рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Флера Дәүләтшина табибларга рәхмәт әйтеп, китаплар бүләк итте.

Халык фикерен тыңлау кирәк әлбәттә. Тик очрашуга килүчеләр генә санаулы иде. Халык белән очрашулар кабатланыр һәм халык та күбрәк булыр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев