Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Фәхранур Хаков

Хаков Фәхранур Габделхак улы 1923 елда Тугаш авылында туган. Фронтка 1942 елда китә.

1943 нче елның 10 июнендә – “За отвагу”, 1946 нчы елның 22 гыйнварында “За победу над Германией в Великой Отечественной войне” медальләре белән бүләкләнә. Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда катнаша. Үзен кыю разведчик буларак таныта. Күзәтү пунктыннан 5 артиллерия батареясы, 7 блиндаж, 2 ДЗОТ, 1 күзәтү пункты, 1 танкка каршы корал, 1 станок пулеметын ачыклый. 1945 нче елның 15 гыйнварында Шварпельн авылы тирәсендә, дошман оборонасын өзгәндә, батареяның күзәтү пункты дошман уты астында кала. Әмма рядовой Хаков постыннан китми, сугышуны дәвам итә. Мельзак шәһәрен – немец фашистлары оборонасының көчле терәк пунктын һәм мөһим коммуникацияләре үзәген алуда катнаша. Рядовой Фәхранур Хаков дошманның танкка каршы ике коралын таба, алар безнең артиллерия тарафыннан юкка чыгарыла. Батырлыгы өчен 1945 нче елның 3 мартында рядовой разведчик Фәхранур Хаков “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X