Реклама
Яңалыклар
Мөслим районында ана капиталына сертификатны 1672 гаилә рәсмиләштерде
Гаиләләрнең 86 проценты ана капиталын тулысынча яисә өлешчә файдаланды.
Балалы гаиләләрне яклау программасы 2007 елдан гамәлдә. Шул вакыттан Мөслим районында ана капиталына сертификатны 1672 гаилә рәсмиләштерде. Гаиләләрнең 86 проценты ана капиталын тулысынча яисә өлешчә файдаланды. 1450 гаилә ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшыртты.
2020 ел нәтиҗәләре буенча 56 гаилә шулай ук ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшырту юнәлешен сайлады.
2021 ел башыннан 10 гаилә ана капиталы сертификатын проактив режимда алды.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев