“Мөслим хәләл” үзәге төзелеше бара
Яңалыклар

“Мөслим хәләл” үзәге төзелеше бара

Ике катлы әлеге үзәктә азык-төлек һәм мөселман киемнәре белән сәүдә итүче кибет, хәләл кафе эшләячәк.

Билгеле булганча, Мөслимдә “Мөслим хәләл” үзәге төзелеше бара. Ике катлы әлеге үзәктә азык-төлек һәм мөселман киемнәре белән сәүдә итүче кибет, хәләл кафе эшләячәк. Җыелышлар үткәрү, никахлашу, исем кушу тантаналары өчен конферс-зал да булачак. Шулай ук дин гыйлеме алу өчен класслар, кунакханә дә урын алачак. Төзүчеләр бу көннәрдә үзәкнең фасадын эшли. Аннары эчке эшләргә керешәчәкләр. Бер үк вакытта бинаның әйләнә-тирәсен төзекләндерү дә башланды. Биредә брусчатка җәеләчәк, агач-куаклар утыртылачак, автотранспорт өчен парковка урыны ясалачак. Хәләл үзәкне 18 июльдә файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.


Нет комментариев