Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслим егет-кызлары спорт ярата

17 декабрь көнне “Яшьлек” спорт комплексында бадминтон ярышлары үтте.

Ярышлар “Мөслим еге­те. Мөслим кызы” про­екты кысаларында оеш­тырылды. Бәйгедә район мәктәпләренең 7-8 сый­ныф укучылары катнаш­ты. Ярышларны ачу танта­насында район Советының аппарат җитәкчесе Ринат Гарипов катнашты.

– Без алга зур бурыч­лар куйган заманда яшибез. Киләчәктә, зур тормышка аяк баскач, сезгә тагын да зуррак таләпләр куелачак, – диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сез үз өстегездә даими эшләргә, камилләшергә, һәр яклап үрнәк булырга тиеш. “Мөслим егете. Мөслим кызы” проекты да шуны истә тотып оештырылды. “Мөслимле” исемен кыенсынмыйча, горур йөртегез, уңышларыгыз белән сөендереп торыгыз!

“Мөслим егете. Мөслим кызы” проекты 2-11 сыйныф укучыларына адресланган. Ул үз эченә берничә юнәлешне ала. Башлангыч сыйныфлар­да балалар туган телен өйрәнә, туган җиребезгә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү эше бара. 5 сыйныф укучылары – нәсел шәҗәрәсе, 6 сыйныфлар во­лонтерлык юнәлешендә эшли. 7-8 сыйныфлар спортта чы­ныга. 8 сыйныфта егет-кыз­лар кул эшләренә, хезмәткә өйрәнә. 9 класслар “Мин ба­рысын да булдырам!” девизы астында эшли. 10-11 сыйныф­ларда төп игътибар белем алу­га юнәлтелә.

– “Мөслим егете. Мөслим кызы” дигәндә туган ягын яратучы, туган җире белән горурланучы балалар күз ал­дына килә. Проектның мак­саты – белемле, сәнгатьне, спортны яратучы, тормыш­ка әзер ватанпәрвәр шәхесләр тәрбияләү, – ди район Башкар­ма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Мари­на Бәдретдинова. – Про­ект мәгариф бүлегенеке бул­са да, бу эшкә мәдәният, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлекләре дә җәлеп ителде.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт” юнәлеше, алда әйтелгәнчә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны, балаларны спортка тартуны максат итеп куя. Бад­минтон ярышлары да әлеге юнәлеш кысаларында оешты­рылды. Бәйге дүрт кортта бар­ды. Спорт ярышлары бадмин­тон белән генә чикләнми, алар киләсе елда да дәвам итәчәк.

– 2022 ел башында чаңгы ярышлары оештырыла. Егетләр – 2 километр, кызлар 1 километр арада көчләрен сыный. Йөзү ярышларын­да укучылар 50 метрлы дис­танцияне үтәргә тиеш була, – ди спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев. – Язга чык­кач, стадионда йөгерү, сикерү, җирдән күтәрелү кебек ярыш­лар оештырачакбыз. Уку елы төгәлләнгәндә, 25 майга кадәр нәтиҗәләр ясарга планлашты­рабыз.

Укучылар ярышларны сөенеп кабул итте. “Бадмин­тонны һәм өстәл теннисын яратам. Ярышларда да теләп катнашам, – ди Риназ Ха­нов. – Бу атнада Әлмәткә бад­минтон ярышларына барам. Бүгенге бәйге көчемне сынар­га мөмкинлек бирде”.

Спорт бәйрәмендә район­да спортны үстерүгә нәтиҗәле өлеш керткән физик тәрбия укытучылары да бүләкләнде. Югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар тәрбияләгән өчен Михайловка урта мәктәбеннән Марат Габидуллин, Олы Чак­мак төп мәктәбеннән Си­рина Фәсхиева һәм Мөслим гимназиясеннән Да­мир Шәйхетдинов район башлыгының Рәхмәт хат­ларын алдылар. Россия беренчелегенә ярышларда призлы урыннар алган егет- кызларга да бүләкләр тапшы­рылды. Алар – бадминтончы Айнур Җәлилов, кул көрәше буенча Әмир Каюмов, Илина Бариева, Ислам Гайнуллин, Илһам Бариев һәм көрәшчеләр Рөстәм Галиев, Булат Юнысов, Илназ Яхин, Илназ Морзаха­нов.

Бу көнне аерым мәйданчыкта ГТО нормативла­рын тапшыру да оештырылды.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев