Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслим даһилары - 2017" уеннар циклы башлана

Эшләүче яшьләр арасында үткәрелүче интеллектуаль уеннар инде матур традициягә әйләнде. Узган ел район оешма-предприятиеләреннән 12 команда көч сынашып беренчелекне "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" егет-кызлары яулаган иде. Уеннарда авыл җирлекләре командалары катнашу - шулай ук сөенечле күренеш. Финалистлар Болгар шәһәренә экскурсия белән бүләкләнде.

"Мизгел" яшьләр үзәге 2017 елгы "Мөслим даһилары" уеннар циклы башлануы турында хәбәр итә. Традицион конверт сораулары, кара тартма, видеосораулар, зәңгәр экран биремнәренә бу елны оештыручылар заманча төсмер керткән. Беренче ярымфинал 5 апрель көнне 18.00 сәгатьтә "Мизгел" яшьләр үзәгендә узачак. Катнашырга теләгән командалар 2-46-12 телефон номеры яки үзәкнең электрон почтасы: garaeva.elvira@tatar.ru аша элемтәгә керә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X