Мөслим авыл җирлегенең отчет җыелышы узды
Яңалыклар

Мөслим авыл җирлегенең отчет җыелышы узды

12 март көнне район мәдәният йортында Мөслим авыл җирлегенең отчет җыелышы узды. Чарада республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Рамил Муллин, авыл җирлеге депутатлары, оешма җитәкчеләре һәм авыл халкы катнашты. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шаймухаметов 2017 елда башкарылган эшләргә анализ ясады, алдагы елга планнар белән таныштырды. Шулай ук җыелышта Мөслим районының имам мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Моратов, иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов, министр Равил Кузюров чыгыш ясадылар. Район башлыгы сорауларга җавап бирде

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев