(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Синоптиклар Мәскәүдә температура рекорды теркәгән. Сишәмбе көнне термометр баганасы 26 градуска кадәр күтәрелгән, моңа охшаш хәл 1932 елда күзәтелгән, дип хәбәр итә "Известия".
«Хәзер 1932 ел рекордына җитү өчен 0,3 градус кына җитми. Хәзер температура 26,1 градус, 1932 елда рекорд 26,4 градус булган», -- дип белдергәннәр «Фобос» һава торышы үзәгендә.
Иртәгә, 13 сентябрьдә, температура төшүе, ә кичкә яңгырлар явуы ихтимал. Гомумән алганда, синоптиклар сүзләренчә, сентябрь "бик җылы" булачак, ә Мәскәү халкын "әбиләр чуагы"ның икенче агымы көтә.
Нет комментариев