Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөрәҗәгать вак була алмый

Иске Карамалы җирлегендә 12 учреждение һәм оешма эшли, 3 фермер хуҗалыгы, 4 кибет бар. Аларда 226 кеше хезмәт куя, 155 кеше читкә йөреп эшли.

Иске Карамалы авыл җирлеген элек-электән “районның икенче үзәге” дип йөрттеләр. Җирлек һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. 
Иске Карамалы җирлеген 2011 елдан бирле Илнур Кәримов җитәкли. Меңнән артык кеше яшәгән җирлектә халык белән аңлашып, учреждение һәм оешма коллективлары белән килешеп эшләү өчен оста психолог та, зирәк сәясәтче дә, хуҗалыкчыл җитәкче дә булырга кирәк. 
– Иң мөһиме – халык үтенечен игътибарсыз калдырмаска, аларның мөрәҗәгатьләрен олыга яисә вакка бүлеп карамаска кирәк. Авыл кешесе сиңа килгән икән, димәк, аңа ярдәм кирәк. Һәм ул ярдәм нәкъ шушы минутта күрсәтелергә тиеш. Шуңа күрә кешене игътибар белән тыңларга, “вакытым юк”, “соңрак килерсең” дип борып чыгарырга ярамый. Проблема үзебез генә хәл итәрлек булмый икән, район җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итәбез, – ди Илнур Нәгыймович. 
Иске Карамалы авыл җирлеге һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Район буенча авыл җирлекләре арасында үткәрелүче рейтингта ул өченче ел рәттән беренче урында бара. Илнур Кәримовның фотосы – район Хезмәт даны тактасында. 
2013 елда, республикада беренчеләрдән булып, Иске Карамалы җирлегендә үзара салым җыю буенча референдум узды. Аны үткәрү тәртибен, кирәкле документларны Илнур Кәримов чит өлкәләр белән хәбәрләшеп эшләде. Шул елдан башлап районда үзара салым җыю буенча программа эшли. 
– Әлеге программа җирлекләрнең эшчәнлеген координацион яктан үзгәртергә ярдәм итте. Без ел саен авылдашларыбыз ярдәме белән 700-800 мең сум акча җыябыз. Республика ярдәме белән әлеге сумма өч миллион сумнан артып китә. Берничә ел эчендә җирлектә 9 километрга якын урам юллары төзекләндерелде. Быел ул юлларның кайберләрен яңадан карауга керттек. Яңа Карамалыда мәктәп бинасын мәдәният йорты итеп үзгәрттек. Күбәк һәм Яңа Карамалы авылларында балалар мәйданчыклары ясадык. Шундый ук мәйданчыкны Иске Карамалыда да ясарга планлаштырабыз. Үзара салым ярдәме белән Иске Карамалы авылының үзәге заманча итеп үзгәртелде. Моның өчен 1 млн 700 мең сум үзара салым акчасы тотылды. Үзәктә урнашкан обелиск та үзара салым акчасына һәм Зәкиҗан ага Исламов, аның улларының финанс ярдәме белән яңадан эшләнде, – ди Илнур Кәримов. 
Республика программалары ярдәме белән халыкка хезмәт күрсәтүче биналар капиталь төзекләндерелгән. 2012 елда – Күбәк урта мәктәбендә, 2014 елда – Иске Карамалы мәдәният йортында, 2015 елда Иске Карамалы балалар бакчасында, узган ел авыл җирлеге бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. “Үзара салым акчасын җыюда кыенлыклар булса да, халыкның күпчелеге бу акчаның җирлек өчен файдасын аңлый”, – ди Илнур Нәгыймович. Шул ук вакытта җирлектәге оешма җитәкчеләренә, фермерларга һәм эшмәкәрләргә, “Август-Мөслим” агрофирмасы җитәкчелегенә рәхмәтле ул. “Кайсы гына җирлек башлыгы булмасын, ул үзе генә максатларына да, теләкләренә дә ирешә алмый”, – ди Илнур Нәгыймович. 
Гаиләңдә сине аңлаучы ныклы терәгең булмаса, мондый җаваплы һәм авыр хезмәтне башкару, яхшы нәтиҗәләргә ирешү, әлбәттә, кыен булыр иде. Илнур әфәнде – бу яктан да бик бәхетле кеше. Тормыш иптәше Миләүшә белән егерме елга якын, бер-берсен ярты сүздән аңлап, хөрмәт итеп яшиләр. Үзләре кебек уңган-булган өч егет тәрбияләп үстерәләр. Миләүшә озак еллар Күбәк урта мәктәбендә укытучы булып эшли, мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфасын да башкара. 
“Җирлекнең киләчәген ничек күз алдына китерәсез?” дигән сорауга Илнур Кәримов болай диде: 
– Бүген җирлегебездә үз эшеңне башлау һәм матур итеп яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Хөкүмәтебез төрле программалар тәкъдим итә. Авылларыбыз төзек, матур. Бары тик иренмәскә, тормышка позитив карашлы һәм оптимистик рухлы булырга кирәк. Киләчәктә җирлегебездә яшьләрнең күпләп калуын, яшь гаиләләрнең ел саен арта баруын, аларның җирлек тормышында актив катнашуын күрәсем килә. 
Җирлек башлыгының әлеге матур теләкләре тормышка ашсын дип телик. 

Фәридә Гайнетдинова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев