Мөслимнең “Курай” паркы беренче сыйныфка барган егет һәм кызларны “Гыйлем бәйрәме”нә җыйды
Балаларны Мөнир хәзрәт Борһанов тәбрикләп матур нәсыйхәтләрен бирде, яхшы укырга, гыйлемле булырга өндәде
Мөслимнең “Курай” паркы беренче сыйныфка барган егет һәм кызларны “Гыйлем бәйрәме”нә җыйды. Мөслим мөхтәсибәте һәм район хакимияте оештырган әлеге чарага 150 дән артык бала, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары, укытучылары килгән иде. Балаларны Мөнир хәзрәт Борһанов тәбрикләп матур нәсыйхәтләрен бирде, яхшы укырга, гыйлемле булырга өндәде. “Әдәп” түгәрәге укучылары Коръән укыдылар, матур шигырьләр сөйләделәр.
Юл хәрәкәте иминлеге”дәүләт бюджет учреждениеснең Мөслим һәм Сарман районнары бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында сөйләде, юл аша чыкканда сак булырга, кагыйдәләрне үтәргә чакырды. Әңгәмә ахырында алсу Разиновна балаларга яктылык кайтаргыч элементлар таратты.
Нәниләр 6 мәйданчыкта мавыктыргыч уеннар уйнады, мастер-класслар аша үзләренә рәсемнәр, открытка-сувенирлар ясадылар. Парк сабыйларның шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды. Чара ахырында балаларга күчтәнәчләр таратылды.
Бәйрәмне оештыруга зур көч куйган район үзәк китапханәсе, Мөслим балалар сәнгать мәктәбе, Туган якны өйрәнү музеена, “Әдәп” түгәрәге, Мөслим балалар спорт мәктәбе, “Мизгел” яшьләр үзәге, район мәдәният бүлеге, мәгариф идарәсенә район мөхтәсибәте ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
Фотолар – район хакимиятенең мәтбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев