Мөслимлеләр – җиңүчеләр рәтендә
Яңалыклар

Мөслимлеләр – җиңүчеләр рәтендә

Бүген республика мәгариф системасы практик психологлары форумында «Школа#безОбид» бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бөтенроссия конкурсы мәктәпләрдә уңай социаль-психологик климат формалаштыру өчен комплекслы профилактик чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан оештырылды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, быелгы бәйгедә республикабызның 67 мәгариф учреждениесе катнашкан. Алар арасыннан 3 мәгариф учреждениесенә бүләк бирелде. Җиңүчеләр арасында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе дә бар.

Мәктәптә социаль-псиологик климат булдыру тәҗрибәсе югары бәяләнеп, бәйгедә 2 нче урынны яулаган коллективны уңышлары белән котлыйбыз, тынгысыз хезмәтләрендә яңа үрләр телибез.

Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев