«Тылсымлы энә» бәйгесе күргәзмәсе (фоторепортаж)
Яңалыклар

«Тылсымлы энә» бәйгесе күргәзмәсе (фоторепортаж)

З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

"Мөслим бизәкләре" проекты кысаларында чигү буенча үткәрелүче "Тылсымлы энә" конкурсына осталар кул эшләре - алъяпкыч, мендәр тышлары, сөлгеләр, кулъяулыклар, ашъяулыклар юллаган.

Регионара бәйгедә биш юнәлештә 53 катнашучының барлыгы 101 эшенә мәртәбәле жюри - танылган рәссамнар тарафыннан бәя бирелә. Кул осталары Оренбург, Омск, Чувашия, Татарстан районнары, Мөслим авылларыннан.

 Лилия Шәймиева репортажы

Видеоматериал - Телеграм-каналда.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев