Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслимдә “Матур гаилә – ил күрке” исемле бәйрәм үтте

Чара “Күрше” фестивале кысаларында оештырылды

Мөслим авылының Пушкин урамындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында “Матур гаилә – ил күрке” исемле бәйрәм үтте. Чара “Күрше” фестивале кысаларында оештырылды. “Күрше” фестивале күршелек культурасын үстерүгә, гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлтелә. Күршеләрнең бер-берсенә тоз сорап керүе, балаларны калдырып торуы – гадәти хәл. Гомер-гомергә шулай булды. Бүген дә шулай яшибез. Бу күршеләрнең татулыгын, дуслыгын күрсәтә”, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәмне ачып.
Бәйрәмдә иң элек 2026 елда районда беренче булып дөньяга килгән бала хөрмәтләнде. Марат исемле нәни егет 2 гыйнварда Алия һәм Марсель Үтәгановлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Гаилә башлыгы Марсель “Туган як” агрофирмасында механизатор булып эшли. Демографик ситуацияне яхшырту максатында бәби алып кайтучы гаиләләргә ярдәм программасы нигезендә “Туган як” агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров Үтәгановлар гаиләсенә 100 мең сум акча һәм бүләкләр тапшырды. Район җитәкчелеге дә бүләк һәм күчтәнәчләр бирде.
– Акча кирәк инде ул, бәби алып кайткач – бигрәк тә. Кирәк-яракны бала тугач та алып була, дип, алдан бер әйбер дә алмадык. Хәзер коляска да, утыртып ашатырга урындыгы да, киемнәр дә – барысы да кирәк. Декрет акчасын ала башлаганчы ук бирелгән бу акча – гаиләгә зур ярдәм, – диләр Алия һәм Марсель Үтәгәновлар бертавыштан.
2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре, волонтер гаиләләр, тәрбиягә бала алган һәм күпбалалы гаиләләр хөрмәтләнде. Һәр гаиләгә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
Күбәк авылында яшәүче Гөлнар һәм Илфар Шәйхелмәрдановлар, ике бала үстерүдән тыш, тәрбиягә алган 7 балага да әти-әни назын биргәннәр. Тәрбиягә алган ике уллары – Вадим белән Михаил контракт нигезендә махсус хәрби операциягә киткән. Кызганыч, Михаил батырларча һәлак булган. Гөлнар һәм Илфар Шәйхелмәрдановлар батыр уллары белән горурланып яши.
Римма һәм Филгиз Вәлиевлар – Олы Чакмак авылының иң хөрмәтле гаиләләренең берсе. Алар әти-әниләре Әхияр абый белән Рәсилә апа белән бергә, бер-берсенә терәк булып яши. Римма белән Филгизнең уллары Илфат махсус хәрби операциядә катнаша.
Мөслим авылында гомер итүче Нурзилә һәм Таһир Хатбуллиннар гаиләсе 30 елга якын бәхетле гомер кичерә. Запастагы офицер буларак, Таһир Хатбуллин, махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә үк повестка ала һәм, 2 сәгать эчендә җыенып, хәрби җыенга китә. Узган ел аңа өлкән лейтенант исеме бирелде. Нурзилә һәм Таһир Хатбуллиннарның улы Адель дә, әтисе үрнәгендә, контракт төзеп, Ватанны сакларга китте.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гаиләләре белән ярдәм итүчеләр бар. Шуларның берсе – Метрәйдә яшәүче Гүзәл һәм Әнвәр Сәгъдиевлар гаиләсе. Алар райондашларыбыз ярдәме белән МХОгә 215 маскировка челтәре әзерләп җибәргән.
– Райондашларыбыз безнең иминлегебезне тәэмин итү өчен махсус хәрби операциядә үзләрен аямый көрәшә. Без балаларыбыз белән уйнап, якыннарыбыз белән аралашып яши алсын өчен алар Ватан сагында тора. Кызганыч, югалтулар да бар. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре балалары өчен ут йотып яши. Һәр егетнең якыннары янына исән-сау кайтуын телибез, – диде Альберт Хуҗин.
Фидакарь хезмәт куючылар да игътибардан читтә калмады. Михайловка авылында яшәүче Айгөл һәм Илсур Мәҗитовлар 25 ел тату гомер кичерә. Алар икесе дә – укытучылар. Мәҗитовлар гаиләсен бәйрәмдә: “Аларның тормышы авыл тарихына чыгарылыш сыйныф укучыларының саны белән язылган”, – дип таныштырдылар. Гаиләнең гомуми педагогик стажы 314 ел тәшкил итә.
Дусайда гомер итүче Равилә һәм Камил Шәеховлар гаиләсе умартачылыклары белән дан тота. Әтисе һәм бабасы үрнәгендә умартачылык белән шөгыльләнүче Камил Шәеховның 100дән артык умартасы бар. Аңа бу эштә тормыш иптәше, кызлары, хәтта оныклары да ярдәм итә.
Бәйрәмдә Мари Бүләр авылыннан 35 ел тату гомер итүче Ираида һәм Марат Гайнановлар, Иске Вәрәштән 45 ел бергә яшәүче София һәм Рафис Бухариннар, Бикмәчтән алтын туйларын билгеләп үтүче Нина һәм Валерий Кинарскийлар, Катмыштан 55 ел бәхетле гомер кичерүче Минфиразия һәм Рәис Мөхәммәтҗановлар да хөрмәтләнде. Алар да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алды. Район башлыгы Альберт Хуҗинның тормыш иптәше Лилия ханым белән гаилә коруына да быел 25 ел икән. Лилия һәм Альберт Хуҗиннар гаиләсе дә тәбрикләүләр кабул итте.
14 яше тулган өч яшүсмер Россия гражданины булуларын раслаучы документ – паспорт алды. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре белән килгән иде.
Бәйрәм уеннар, ярышлар белән үрелеп барды. Сәнгать мәктәбе укытучылары – кошлар өчен җимлек, Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ротангтан йөрәк формасындагы талисманнар ясау буенча осталык дәресләре күрсәтте. Балалар бакчалары хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашучыларны үзләре пешереп алып килгән тәм-том, учакта пешкән коймак һәм кайнар чәй белән сыйлады. Ул арада солдат боткасы да пеште, аны чират торып алдылар. Шул рәвешле һәркем, саф һавада күңел ачарга мөмкинлек табылуына сөенеп, рәхәтләнеп ял итте.

«Гаилә» милли проектының төп бурычлары – ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның озак һәм актив яшәве өчен шартларны яхшырту һәм тәрбиягә мохтаҗларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү.

Фото – Мөслим-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев