Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә ярминкә (фоторепортаж)

Авыл җирлекләребез кайнар чәй һәм тәм-томнар тәкъдим итте.

 Мөслимдә Яңа ел алды ярминкәсе гөрләп узды.
Ярминкәгә килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. Яңа еллар белән котлап, бәхетле, бәрәкәтле ел килүен теләде.
Мәдәният бүлеге Кыш Бабай, Кар Кызлары парады белән чарага тагы да ямь өстәде. Үзешчәннәребезнең дәрле җырлары бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен күтәреп, бәйрәм рухы өстәде. Авыл җирлекләребез кайнар чәй һәм тәм-томнар тәкъдим итте. Ярминкәгә халык бик күп килде. Яңа ел табынына дип балык, үз фермерларыбыз җитештергән казлар, мулардлар, сыер ите алып калырга ашыкты мөслимлеләр. Калган товарларга да ассортимент бик зур, күңелең теләгән әйберне табу мөмкинлеге тудырылган иде. 

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев