Мөслим үзәгендәге Яңа ел чыршысында утлар кабынды
Чараны 2026 елның символы булган Ат, күпләргә таныш булган әкият персонажлары да бизәде
Чыршыда утлар кабынды Мөслим үзәгендәге Яңа ел чыршысын ачу чарасы һәрвакыт зур тантана төсен ала. Мөслим сәнгать мәктәбе әзерләгән бәйрәм тамашасындагы геройларга кушылып, балалар да, өлкәннәр дә күңел ачты. Бәйрәмгә килүчеләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов тәбрик итеп, мөслимлеләргә сәламәтлек, бәхет, киләсе елның уңышлы булуын теләде. Бәйрәмгә килүчеләр Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Яңа ел әкияте карадылар. Чараны 2026 елның символы булган Ат, күпләргә таныш булган әкият персонажлары да бизәде. Чыршы утларын кабызган мизгелдә һәркемнең күңелендә Яңа елга якты өметләр генә кабынгандыр, мөгаен. Балалар Кыш бабайга ятлап килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Үзәк чыршы мәйданы балаларның шат авазына күмелеп, балкып, гөрләп торды.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев