Мөслим районының «Яшьлек» спорт комплексында мини-футбол буенча ярышларның муниципаль этабы узды
Турнирда 2014-2015 елгы яшь футболчылар катнашты
Мөслим районының «Яшьлек» спорт комплексында «Мәктәп Футбол Лигасы» республика проекты кысаларында мини-футбол буенча ярышларның муниципаль этабы узды. Турнирда 2014-2015 елгы яшь футболчылар катнашты. Ярышлар барышында спортчылар теләкләре буенча идәннән кулларны этену буенча ГТО нормативларын да үтәделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча: 1 урынны Сәетгалиев Айдан алды - 60 тапкыр (Мөслим лицее укучысы) 2 урынны-Миргасимов Йосыф-32 тапкыр ( Мөслим урта мәктәбе укучысы), 3 урынны Миргасимов Исмәгыйль – 30 тапкыр( Мөслим урта мәктәбе укучысы) отты. Молодцы! Барыгызга да спортта уңышлар телибез.
Расил Фаттахов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев