Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Мөслим мәктәбендә социаль ярдәм күрсәтү һәм психологик консультация: яшүсмерләр өчен актуаль темалар

Яшүсмерләр очрашудан бик канәгать, апаларына зур рәхмәтле булып, киләсе чараларга да бик теләп киләселәрен белдерделәр.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Мөслим урта мәктәбенең 8г сыйныфы укучылары белән бик актуаль темаларга әнгәмә-очрашу уздырды.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмасы хезмәткәре Гөлзирә Рахимуллина балалар белән интернетның файдасы һәм зыяны, шулай ук бүгенге көндә тамыр җәеп килүче мошенниклардан саклану юллары турында сөйләшсә, психолог Лилия Петрова егетләр һәм кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр турында әнгәмә корды, балалар алдында килеп туган кыенлыкларны чишүгә юнәлтелгән психолог киңәшләрен бирде.

Яшүсмерләр очрашудан бик канәгать, апаларына зур рәхмәтле булып, киләсе чараларга да бик теләп киләселәрен белдерделәр.

Фото – Мөслим урта мәктәбеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев