Яңалыклар

Мөслим картлар һәм инвалидлар йорты: өлкәннәр өчен актив тормыш, иҗат һәм җиңүләр

Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр әлеге җыр сүзләрен еш кабатлый

Аларның актив тормыш алып баруларына, төрле бәйгеләрдә матур җиңүләр яулауларына сокланмый мөмкин түгел. Картлар йортында тәрбияләнүчеләр арасында рәссамнар, җыр-моң сөючеләр, нәфис сүз осталары, матурлык тудыручы оста куллы кешеләр бар. Картлар йорты хезмәткәрләре өлкәннәр актив тормыш алып барсын, үз эчләренә йомылмасын өчен тырыша.

Картлар йорты директоры Гөлнар Шакирянова быел “Социаль өлкә учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре, социаль хезмәткәрләре, тәрбиячеләре һәм белгечләре” V төбәкара конкурсында җиңү яулады. Быел ул “Доска Почета тружеников России” федераль мәгълүмати интернет-порталы лауреаты да булды. Бәйге Россиядә социаль өлкәдә эшләүче иң яхшы белгечләрне ачыклау һәм аларның хезмәтен бәяләү максатында уздырыла. Әлеге мактаулы исем Гөлнар ханымга профессиональ эшчәнлектә актив катнашуы һәм югары күрсәткечләре өчен тапшырылган.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат – йорт архивыннан. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 23 октябрь саныннан укыгыз. 

 


Нет комментариев