Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары “Урман иле” лагерена мастер-класс үткәрергә бардылар
Яңалыклар

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары “Урман иле” лагерена мастер-класс үткәрергә бардылар

Әлеге мастер-классларны «Заман көзгесе» программасы өчен ТНВ каналы төшерде, эфирга 04 август көнне сәгать 20.00 чыгарачаклар

29 июль көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укытучылары “Урман иле” лагерена мастер-класс үткәрергә бардылар.
Рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Илшат Ибрагимов hәм Элмира Галиева төсле кэгазьдән милли чәчәк – ләлә чәчәген ясарга өйрәттеләр.
Тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов курайда уйнау серләрен ачты hәм “Тургай” курайчылар ансамбле белән үзләренең матур көйләрен уйнадылар.
Әлеге мастер-классларны "Заман көзгесе" программасы өчен ТНВ каналы төшерде, эфирга 04 август көнне сәгать 20.00 чыгарачаклар.

Фото – Мөслим сәнгать мәктәбе төркеменнән 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев