Мордовиядә "Җиңү көне" җырын рус, мокшан һәм әрҗән телләрендә җырладылар
Идел буе федераль округында җыр марафоны старт алды, анда катнашучылар, эстафетаны бер-берсенә тапшырып, туган телләрендә танылган җыр башкарачак.
Татарстанда, Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендәге кебек үк, халкыбызның Бөек батырлыгына — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» җыр марафоны старт алды, дип хәбәр итә акцияне оештыручылар.
Җыр марафоны төрле төбәкләрдән башкаручыларны берләштерүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучылар танылган «Җиңү көне» җырын туган телләрендә башкарачаклар, эстафетаны бер-берсенә тапшырачаклар.
Һәр төбәк үз видеоязмасын әзерли аннары алар бер гомуми видеога монтажлана. Клип интернетка урнаштырылачак
«Җиңү көне» җыры очраклы гына сайланмаган. «Җиңү көне» җыры өчен бу ел юбилей елы. Беренче тапкыр ул 45 ел элек башкарылган.
Халык җыр марафонына Мордовия Республикасында старт бирелде. Саранск һәм муниципалитетларның иң танылган иҗат коллективлары, танылган артистлар, яшьләр, волонтерлык һәм патриотик берләшмәләр вәкилләре республиканың дәүләт телләрендә — рус, мокшан һәм әрҗән телләрендә «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Эстафета акциянең башка катнашучылары — Идел буе федераль округының күрше төбәкләренә тапшырылды.
Радиостанцияләрдә яраткан җырның радиоверсиясен тыңларга мөмкин.
Масштаблы патриотик акция РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы буенча үткәрелә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев