Шофер, телефоныңны куй!
Әлеге төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф 1500 сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасында тулы куәтенә “Мобильник” профилактик чарасы бара. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан телефон куллану кагыйдәләрен бозуларга аерым игътибар бирәчәкләр. Ел саен республика юлларында меңләгән кеше һәлак була һәм яралана. Аварияләрнең төп сәбәбе – элеккечә кеше факторы, шул исәптән руль артында кесә телефоны буенча сөйләшү. “ Әлеге төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф 1500 сум тәшкил итәчәк. “Мобильник” операциясе 30 апрельгә кадәр бара. Бер атна эчендә, руль артында телефоннан сөйләшеп барган өчен, 4 шоферга административ беркетмә төзелде. Юлларда игътибарлы булыгыз!” – ди Мөслим районы буенча ЮХИДИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев